E Кайрбек

где можно найти сочинение по татарскому языку по теме "нэрсэ ул бэхет" ? очень надоо ((.



если есть то пишите

Коля
Коля

написать

ВК
Виталий Ковязин

Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш Э. Золя

(эссе)

Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер дип, уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрәләр, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр.

Мин дә бу сорау турында еш уйлыйм. Мин – татар авылында укытучылар гаиләсендә үскән гади авыл кызы, мин – балаларым өчен әни, ирем өчен тормыш иптәше, укучыларым каршында – һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы.

Мин – табигать баласы. Шуңадыр табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратам. Җырларда җырланганча “үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”. Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим. Моның өчен дәрес вакытында укучыларымда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышам.

Мин – әни. Янымда ике улым һәм тормыш иптәшем булу минем өчен зур бәхет. Ләкин бәхет күбәләк кебек. Аның артыннан кусаң,ул синнән кача, игътибарыңны башкага юнәлтсәң иңнәреңә килеп куна. Димәк, гел бер нәрсә – бердәнбер бәхетең турында уйланып утырырга ярамый. Шул ук вакытта берни эшләмәү дә дөрес түгел. Бәхет артыннан куарга түгел, алга омтылырга-тулы тормыш белән яшәргә кирәк. Шул вакытта бәхет “күбәләге” гел яныңда булыр дип уйлыйм мин. Ике улымны җәмгыятькә файдалы, тормыш алып барырга сәләтле акыллы, тәртипле татар егетләре итеп тәрбияләү минем изге бурычым. Моның өчен һәрвакыт алга барырга, киләчәк турында уйларга кирәк. Бу омтылыш үзе бәхет.

Мин – укытучы, үз эшемне яратам. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә яратам. Укытучы һөнәре минем өчен нәрсә соң?

– үз-үземне танып белү;

– үземнең кирәк икәнлегемне аңлатучы һәм эшемнән канәгатьләнү ала торган шөгыль;

– миңа тормышта көч һәм алга этәргеч биреп торучы һөнәр;

– һәрвакыт яраткан кадерле кешеләрем янында булырга мөмкинлек бирүче һөнәр;

– үземдә кимчелек дип санаган сыйфатларны юкка чыгарырга яки киметергә мөмкинлек бирүче һөнәр.

Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хөрмәт итәргә, намуслы, гадел булырга өйрәтәм. Балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам.

Балалар күңеле безгә тапшырылган бит. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Сабыйларның барысы да башлана гына бит әле! Шуңа күрә минем кредом: зыян китермә!

“Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар. Уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Сине яратканнарын белү нинди бәхет!!! Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк. «Кешегә сабый чагыннан ук һәм һәрвакыт укырга кирәк. Барлык күренекле галимнәр башкаларны өйрәтү белән генә чикләнмәгәннәр, үзләре дә гомерләренең ахырына кадәр укыганнар. Укудан туктасаң, башкаларны укыта алмаячаксың,» – дип әйткән Д. С. Лихачев.

Сезнең игътибарыгызга сөйләшү тәкъдим итәм.

Бервакыт укучы укытучыдан сораган:

– Укытучым, яшәешнең мәгънәсе нидән гыйбәрәт?

– Кемнең яшәеше? – дип шаккаткан укытучы.

Укучы:

– Кеше яшәеше.

Укытучы азрак уйланып торгач болай дигән:

– Әйдәгез, бергәләп җавап эзлибез.

– Бәлки, яшәешнең мәгънәсе мәхәббәттәдер? – ди беренче укучы.

– Начар түгел. Әмма тормышыңның ахырында минем тормышым зая узмады дип әйтергә бу җитәрме?

Шул вакыт икенче укучы:

– Минемчә, яшәешнең асылы – үзеңнән соң гасырларга җитәрлек мирас калдыру.

Өченче укучы куркып кына болай ди:

– Бәлки ул яшәешнең асылын, мәгънәсен эзләргә кирәк түгелдер?

Похожие вопросы
сочинение на татарском языку очень нужно помогите пожалуйста! тему "туган ил"
Сочинение на татарском на тему театр
сочинение на татарском языке на тему для чего надо читать книги
Помогите найти сочинение на английском языке. Тема +и- мобильного телефона
помогите написать сочинение на тему Казань на татарском языке!!!
Помогите с сочинением на тему 9 мая! На татарском языке)
сочинение на татарском языке на тему мой дедушка
напишите сочинение на тему "китапханэдэ" на татарском языке
Сочинение на татарском языке на тему "Театр-минем тормышым"
сочинение на тему "природа" на татарском языке