Болезни, лекарства

Нужно написаь анализ стихотворения Г Тукая Родная деревня! не важно на русском или на татарском

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

("Туган авыл". «Әдәбият» та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
...мин шунда туган... -бу шигырь Тукайның туган авылына (хәзерге Арча районы Кушлавыч авылы) багышлап язылган. Чыннан да, авыл калку урынга салынган, ерак түгел чишмәсе дә бар.
...рәсүлемез Мөхәммәдне. - Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр (570 ел тирәсендә туган - 632 елда үлгән).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З. Р. Шәйхелисламов, Г. А. Хөснетдинова, Э. М. Галимҗанова, З. З. Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
http://www.gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=2932&Itemid=87

Тукайның авылы тау башына салынганлыгы беренче юллардан ук аңлашыла. Таулар матурлыгы асларында кеше гомерен санап, туган ягының бөек затларын тарих битләренә кертеп, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрне күрсәтә. Автор үзенең туган җирен, туган авылын җаны, тәне белән сөя. Әлеге авылда ул бала чагын үткәргән. Ул: “Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,... ” – ди.
Г. Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бала чакта ук ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, ылы кул сыйпавын күрмәгән һәм тамагы ашка туймаган сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә төзәлмәслек яра калдырган. Шуңа күрә дә Тукай иҗатында бәхеткә, мәхәббәткә сусау хисләре, йөрәк тетрәткеч шигырь юлларына әвереләләр. Шуңа да карамастан, Тукай туган авылын ярата.
“Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем... ”
Язмыш аны кайларда гына йөртсә дә, ул туган җирен, туган илен мәңге хәтеремдә кала ди. Шул шигырь безне ана телебезне, туган җиребезне яратырга өйрәтә.
Тукайның иҗаты беркайчан беркемне битараф калдырмый: ул уйландыра, шатландыра, борчуга сала. Аның әсәрләре генә түгел, тормышы да, язмышы да гыйбрәт бирә.
http://gazeta.tgim1.edusite.ru/39/pen.htm
Эркайым Абдрахманова
Эркайым Абдрахманова
89 609
Лучший ответ
Зайдите в категорию Домашние задания.

Похожие вопросы