Тукай - минем яраткан шагыйрем.
Халык мәхәббәте - синең исемең,
Халык гомере - синең гомерең!
Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Г абдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.
Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй класста укыганда "Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән - өйгә, кулдан - кулга күчә Тукай. Ата - анасын яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.
Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!
Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
Татарның һәр соравына
Үз Тукае җавап бирә.
Һәр татарның йөрәгендә
Үз Тукае шуңа күрә.
(Р. Харис)
Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.
Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!
Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!
Поделиться:
Отдых за рубежом
тукай турында сочинения пж про него что писали писатели на татарском
Похожие вопросы
- подскажите, пж, список вещей в отпуск:)
- расскажите пж об италии, если вы были там.
- подскажите пж по поводу октоберфест сколько стоит как лучше съездить за сколько дней нужно начинать суетиться
- Десерт Турции Скажите пж. как называется десерт в Турции, похож на пирог горячий а внутри холодное мороженое? и
- Детские лагеря в Болгарии: Писатель, Чавдар, Олимпия-Суперснаб, Балкан, Актиния и др.. Интересны ваши отзывы!!!
- Почему многие наши туристы пишут про плохое отношение к русским заграницей? Например, часто пишут про Турцию и Чехию
- Сочинение на тему"отдых в Анапе" для 4 класса
- Вам смешно читать, когда пишут, что в Турции нечего смотреть, только пляж, езжайте на Кипр и в Болгарию, там экскурсии)
- помогите пожалуйста! Сочинение на тему вайт тауэр. лондонский тауэр
- Почему,приехав с отдыха,туристы пишут про полотенца,воду в душе,скатерти,макароны,но не пишут про загар,море,экскурсии..